Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 46
I
Каберләр
ОглавлениеЯу өсте яу узган бу илдән,
Туктаусыз алышкан дәверләр.
Түмгәкләр булып та,
Курганнар булып та
Кырларда калыккан каберләр.
Ядрәләр корбанын эзләгән,
Исәннәр ышыкланып шуышкан –
Түмгәкләр булып та,
Курганнар булып та
Корбаннар аларга булышкан.