Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 57
I
Карага – кара җеп…
ОглавлениеЛуиза Әхмәтҗановага
Пушкинның нянясы шикелле,
Син безгә тынычлык саклыйсың…
Карага – кара җеп…
Тырышып
Энәгә кара җеп саплыйсың.
Ә ике җир улы учларга
Баш салып җыр яза, уйлана…
Шигырьләр туалар…
Без дә бит
Нәкъ шулай килгәнбез дөньяга.
Түшәмдә лепердәп ут яна,
Утка суз энәңне сак кына…
Дөньяның хикмәте ачыла,
Китереп карагач яктыга.
Безне дә кешелек бу көндә
Яктыга җибәреп күзәтә…
Карага – кара җеп,
Акка – ак,
Бутасаң барыбер төзәтә…
Аһ, синең җаныңда яктылык,
Җиремә ай белән тудыңмы?
Яманлык ягына борылсаң,
Яңгырлар бүләрләр юлыңны.
Табигать салган бер орлык бар,
Җыр сөйгән йөрәктә кара юк…
Җырда да шулай ук… җырда да
Акка – ак, карага – кара җеп.