Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 47

I
Нарат төбендә уйлар

Оглавление

Чалкан төшәм җиргә,

Зәңгәр күкнең

Йолдызларын аскан ылыслар…

Без дөньяга артык бурычлыдыр,

Артык күп лә безнең бурычлар.


Офыкларга йөгереп кергән еллар

Күренгәндә үтәр юл булып,

Без упкынга тардык. Упкын аша

Заман ятты нечкә кыл булып…


Без төшендек шунда картлар әйткән

Сират күперенең барлыгын.

Бер яңгырау кайтты упкыннардан:

«Киләчәккә кичеп бар, улым».


Кылдан нечкә, кылычтан да үткен

Упкын өстендәге бу заман…

…Чалкан төшеп җиргә,

Ылыстагы

Йолдызларга карап уйланам:


Кылдан нечкә, кылычтан да үткен,

Кем егылып калыр, кем чыгар…

Кылдан нечкә, кылычтан да үткен

Заман ята –

Анда юлчылар…


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх