Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 59
I
Шулайдыр ул
ОглавлениеНигә икән төнлә килә илһам?
Күңел ярларына сыймас була;
Посып калган бер уч көн яктысы
Кара төнгә якты кояш була?
Шулайдыр ул…
Нигә икән төнлә килә илһам?
Иҗат булып керә төшләремә;
Үч итәдер, бәлки, кешеләрнең
Көндез кылган кара эшләренә?
Шулайдыр ул…
Нигә икән төнлә килә илһам?
Әллә көндезләрен юк микән ул,
Әллә шулай кара төндә генә
Якты бирә торган корт микән ул?
Шулайдыр ул…
Нигә икән төнлә килә илһам?
Иртә таңнан торып юлга чыксам,
Илһам түгел, иблис үзе килер,
Әгәр урап якасыннан тотсаң?
Шулайдыр ул!