Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 60

I
«Яшәү көче бирде яратулар…»

Оглавление

Яшәү көче бирде яратулар,

Алданулар кертте акылга…

Ә мин һаман әйләндем дә кайттым

Беркатлылык дигән чатырга.


Шул чатырда өр-яңадан тудым,

Өр-яңадан бактым дөньяга.

И бу тормыш, олы диңгез икән,

Инеш булып актым мин аңа.


Хаклык эзләп йөрәк талпынганда,

Алданулар биргән акылны

Мин ук итеп чиксезлеккә аттым, –

Ул метеор булып атылды.


Ә барыбер чиксезлектә янган

Акылымнан төшкән яктылык

Алып кайтты мине беркатлылык

Дигән чатырыма чакырып…


Яшәү көче биргән яратулар

Төшсә берәм-берәм ватылып,

Алданулар биргән кырыс акыл

Йолдыз булып янса атылып, –

Калсын беркатлылык.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх