Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 56

I
Вакыт

Оглавление

Елгада зәңгәрлек, зәңгәрлек чамасыз…

Йолдызлар, тирбәлеп, сез кая чабасыз?!

Дулкынга төшмә, ай, тукта, ай, син кая?

Елгада иң зифа каен да муртая.

Алъяпкыч бәйләгән, ак яулык бөркәнгән

Гүзәлләр чук өзеп алалар җикәннән.

Ташлыйлар елгага… Карыйлар таң калып…

Мин төнне озатам, ярларга капланып.

Йөрәгем куркынып җиремә сыенган…

Яшьләр дә җырлашып таралды уеннан.

Тубал күк салынган башымны күтәрәм,

Куркам мин, елгага карарга шикләнәм.

Карасам… су салмак… Ә кояш кай яктан?

Елгада су салмак… Ай аккан, ай аккан.

Узган төн эзләрен эзләдем, тапмадым.

Сизми дә калганмын гомернең акканын…

Уянып килгәнен ишеттем таллыкның…

Югалган аемны эзләргә калыктым.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх