Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 22

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Төен

Оглавление

Ялгызлыкка түзәм, түзәм,

Кадерсез яр булу кыен.

Нинди мәгънә мин янудан,

Синең өчен булгач уен?


Качыш-качыш уйный алмыйм,

Мин болардан туйган инде.

Уеннардан уймак чыгып,

Чәчкә аклар кунган инде.


Сабырлыгым ник сыныйсың,

Яннарымда уйнап йөреп?

Өзеләм дә ялганамын

Төенләнгән җепләр кебек.


Күңелдә гел төен генә…

Синең күзләр көлә әле.

Кадерсез яр була күрмим,

Ялгызлыкка түзәм әле.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх