Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 21

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Хушлашу

Оглавление

Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа –

Иң шәп чагын, минсез үткәнен тик,

Минле көннәр күз алдыңа килеп,

Бүленмәсен татлы төшләрең дип.


Яшьлегеңнең минсез чагында кал,

Минле чакны каргамассың анда.

Барыр юлым авыр, хушлашыйм да

Чыгып китим каршы бураннарга.


Яшьлегеңнең минсез чагында кал,

Өстерәмә минле көннәр йөген –

Иңнәреңнән как та тузаннарын,

Кабат-кабат яшьлегеңә сөен!

Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа…


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх