Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 3

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Син – әкият

Оглавление

Мин сине уйлап чыгардым

Тик үзем өчен генә.

Ихлас белән ышандым да

Табындым исемеңә.


Мин сине уйлап чыгардым,

Сине белмәгән килеш.

Әле һаман шул хыялдан

Башым әйләнеп йөреш.


Мин сине уйлап чыгардым,

Әкияткә буйсындым.

Кайчан күчте чынбарлыкка

Синең күзләр, буй-сының?


Буй җитмәслек рәшә булып,

Ник төшемә керәсең?

Сүнеп барган учагыма

Тагын ялкын өрәсең?


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх