Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 18
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Кит!
ОглавлениеИшегеңне ачык калдырып кит,
Үтәли җил, әйдә, йөгерсен!
Тәннәремне алган кайнар утны,
Һич югында, өреп сүндерсен!
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Бер сүзеңне көтеп көйгәндә,
Үтәли җил киссен бәгырьләрне,
Кайнар яшем кипсен җилләрдә.
Ишегеңне ачык калдырып кит,
«Китмә!» дими чак-чак тыелам.
Таш кыядай калам, син китүгә
Убылам да төшәм, коелам.
Беләсеңдер кыя-ташларны да
Исә-исә җилләр кисәсен.
Ишегеңне ачык калдырып кит!
…Аңламагач, нихәл итәсең?