Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 6

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Әй, кызлар…

Оглавление

(Кыз җыры)

Яратудан шашкан чагым,

Төшемме бу, өнемме?

Әй, кызлар, дим, бәгырьләрем,

Кемгә сөйлим серемне?


Сөйгәнемнең минем өчен

Җаннарын бирер көне.

Сөенечтән балкып йөрим,

Юктыр ла моның сере?


Сөйләр идем дускаема,

Үзәкләрен өзәрмен.

Әй, кызлар, дим, серләремне

Сөйләми дә түзәрмен.


Күрмәс өчен дус кызымның

Күз яше түгүләрен –

Йөрәгемнең януларын

Сиздерми йөрүләрем.


Әй, кызлар, дим, әйтегезче,

Кемгә сөйлим серләрем?

Җаннарыма урын тапмый

Өзгәләнгән көннәрем.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх