Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 1

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Ташуларны тыеп…

Оглавление

Язгы ташу, диләр, көчле булды,

Ярларыннан чыкты Шәбез, Тукмай…

Күңелемнән туган якларыма,

Ташуларга атылдым да уктай –


Тынып калдым, уйларыма талдым:

Яшьлегемнән киткәнемнән бирле,

Ургып аккан язгы ташуларны

Күзәткәнем, күргәнем юк димме?


Ташуларсыз ничек яшәгәнмен,

Яшәгәнмен ничек салмак кына?

Гомер буе актыммы мин шулай,

Тормыш агымына ярап кына?


Актарылды җаным ничәмә кат,

Түзим, дидем, ташмыйм ярларымнан.

Ә нигә соң ярга сыялмаган

Язгы ташу шундый сагындырган?


Акланырга тагын сәбәп таптым:

Елгалар бит елга бер кат таша.

Елгаларга – бер ел…

Ташуларны тыеп

Үтеп барам тулы гомер аша.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх