Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 32

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Чарасыз

Оглавление

– Очма утка, очма утка,

Очма утка, тукта!

Күбәләккә – кисәтү ни?

Үз җаным ул юкса!


Ялкын хуҗа минем җанга –

Хет кычкырып ела!

Бу гөнаһсыз гөнаһларны

Ярлыкармы Хода?


Үз-үземне тирги-тирги

Тилмерәмме юкка?

Чамасызмын, чарасызмын

Йөрәктәге утка.


Күбәләктәй кыю җаным!

Акыл синнән курка:

– Очма утка, очма утка,

Очма утка, тукта!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх