Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 25

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Әллә…

Оглавление

Әллә кайтам үз кыйблама,

Әллә китәм кыйбламнан?

Мин коенган көмеш сулар

Чайпалган да болганган.


Уйнап йөзгән балыкларын

Күрмим инде үтәли:

Әллә күлем алышынган,

Әллә үзем бүтән мин?


Уртасында кул җитмәслек

Төнбоеклар үскәнен,

Ай нурыннан туган гөлне

Хәтерлимен бит әле.


Чайпалса да, болганса да,

Мин йөзәсе сулар бу.

Ахрысы, түзә алмамын,

Чоңгылына чумармын.


Яшел чәчен иңгә салган

Чын Су анасы кебек

Яр буена чыгармын мин,

Бака ефәге киеп.


Тулган ай да хәйран калыр

Миндәге үзгәрешкә:

Бака ефәге киярмен,

Су әйләнер көмешкә.


Төнбоеклар үсеп чыгар

Күлләремдә яңадан…

Мин коенган сулар көмеш –

Китә алмам кыйбламнан!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх