Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 34
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Диңгез
ОглавлениеНичек керми калмак кирәк,
Чакырса диңгез әгәр?
Айкалдым бер, чайкалдым бер –
Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр.
Айкый дулкын, чайкый дулкын,
Чиксез суның юк яры.
Шул микәнни адашулар?
Ә диңгез сары, сары…
Нинди бетмәс чайкалу бу?
Хәлләрем китеп бара.
Үкенмәм кебек батсам да,
Ә диңгез кара, кара…
Караны ярып урталай,
Күкләрдә уйный яшен.
Бәлки, ярга юл табармын?
Ә диңгез яшел, яшел…
Гомер – диңгез, төсләр уйный…
Ниләр көтә тын ярда?
Калып булмый, җитеп булмый,
Йөзмичә дә юк чара.