Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 27
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Гашыйк
ОглавлениеКулларыңны куйчы маңгаема,
Сизәсеңме, ничек яна башым?
Күзләреңә кереп адаштыммы,
Канатланып, күкләргәме аштым?
Рухым бүген әллә кайда йөри…
Кайнар башым – синең алларыңда.
Күзләреңә карап талпындым да
Былбыл булдым сөю аланында.
Сүзләр артык, йөрәк кенә сөйли.
Хыялый мин синең яннарыңда.
Их, шул килеш җырга әйләнергә,
Әкияткә барып ялганырга!
Хәйләсездер бу хыялый сөю,
Мөмкин түгел хистә алданырга!..
Мин тезләнеп сәҗдә кылам бүген
Мәхәббәтнең ихлас ялганына…