Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 37

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Алкаларым сыңар-сыңар3

Оглавление

Алкаларым сыңар-сыңар,

Йә югала, йә сына.

Сыңар-сыңар алкаларым

Үз парларын юксына.


Челтерәми инде күптән

Колагымда тамчылар.

Карыймын да алып куям –

Алкам гел сыңар-сыңар.


Алларымда ничә алка

Моңая ялгыз гына.

Һәркайсына пары кирәк,

Таң булып кабынырга.


Уйнамаган инде күптән

Колагымда таң нуры.

Карыймын да алып куям –

Сыңар алкалар моңлы.


Алкаларның берсенә дә

Тиң түгел башка сыңар.

Шулар сыман парсыз гына

Минем дә гомер узар.


Сокландырмас инде бүтән

Колагымда алкалар.

Карыймын да алып куям,

Һәркайсы сыңар-сыңар.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх