Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 36

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Гөлләр сере

Оглавление

Сөйләшәләр гөлләр, агачлар да…

Тик ишетү безгә язмаган.

Үз-үзебез белән артык мәшгуль,

Без югары, өстен яралган.


Ә гөлләр бит безнең өчен яши.

Ә гөлләр бит безне ишетә.

Чын күңелдән бүләк ителгәне

Чәчәк ата өзгән килеш тә.


Әйтелмичә калган сүзләрне дә

Гөлләр тоя, гөлләр сизенә:

Рәнҗегәндә күңел, безнең өчен

Чәчәкләрнең җаны өзелә.


Ник гөлләрне аңламыйбыз икән? –

Сәбәпләрен әле тапмадым…

Беләсеңме, син китергән гөлләр

Минем өйдә чәчәк атмады…


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх