Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 39
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Йосыф – Зөләйха
ОглавлениеТөшләремә керәсең дә
Зөләйхага Йосыф кебек,
Таң атканда юк буласың,
Үзәгемне өзеп-өзеп.
Юк, кабатлый алмам, ахры,
Зөләйханың дәртле җанын.
Күреп туймас сурәтеңне
Хыялымнан куам тагын.
Заман бүтән, уйлар башка,
Ерак калган кыйссалар да…
Сине күрсәм тетрәп китәм –
Йосыф бугай син чыннан да.
Юк, эндәшмәм сине даулап,
Кыю булмам Зөләйхадай.
Учка кысам йөрәгемне:
Син чыннан да Йосыф бугай.
Безне кемнәр тиңли алыр?
Кичер мине. Вакыт – хаким.
Төшләремә керәсең дә:
– Саумы, Йосыф! – дип кабатлыйм.