Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 23

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Әгәр китсәм…2

Оглавление

Күзләреңдә минем күзләр калыр,

Колагыңда минем сүзләр калыр,

Чәчләреңдә – минем куллар назы.

Ниләр әйтим тагын… моннан ары?


Синең җанда минем җаным яшәр.

Кемнәр сиңа минем кебек дәшәр?

Минем кебек бүтән бармы тагы?

Ниләр әйтим сиңа… моннан ары?


Янәшәңдә яңа парың булыр.

Мине уйлап, көн дә күңелең тулар –

Ташлап китсәм әгәр бу дөньяны.

Ниләр әйтим икән… моннан ары?


Ниләр әйтим икән моннан ары?

Моннан ары әллә сүзләр бармы?

Җан авазым йолдызларга аша:

«Авыр булыр сиңа миннән башка-а-а!»


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх