Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 24

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Капка хикәяте

Оглавление

Илләр гизгән яшь егетне,

Юллардан арган чакта,

Канатларын коштай җилпеп

Чакырды зәңгәр капка.


Илләр гизгән яшь егетнең

Килмәде сер бирәсе,

Офыклар дәшкән чагында

Капкага сөртенәсе.


Таң капкасы нинди алсу,

Ничек шунда җитәсе?..

Тик ансының, кер монда, дип,

Юктыр, юктыр көтәсе.


Офыкларга буй җитәрме?

Яңадан кайткан чакта,

Хыялына фида җанны

Кемнәр көтәр бу якта?


Илләр гизгән горур затның

Килер башын иясе.

Зәңгәр капка ачылмас шул,

Күтәрелмәс келәсе…


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх