Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 31

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Ясалма гөл

Оглавление

Янып торган кызыл гөлләр! –

Чак сыйдырган кочагына.

Шул егеттән күзем китми.

Зиһен әйтә: «Юкка гына!»


Егетендә бер эшем юк,

Гөлдән туймас күземдер бу.

Нәрсә зиһен? Матурлыкка

Гел мөкиббән үземдер бу.


Кайсы гына бәхетлесе

Лаек икән шул гөлләргә?

Берсен генә миңа бирсә…

Мин кемнәндер кимме әллә?


Сабый кебек нәүмиз торам,

Чәчәкләрдән күзем китми.

Нигә миңа беркем бүген

Кызыл гөлләр бүләк итми?


Тукта, чү, дим, егет миңа

Бер чәчәкне сайлап алды:

Гөл бәйләме тере иде,

Каян тапты ясалманы?


Ясалма гөл сузды көлеп,

Үзе инде китеп бара.

Гөлгә карап нәүмиз торам,

Әйтерсең лә сабый бала…


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх