Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 30

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Исеңдәме?

Оглавление

Исеңдәме Казан урамнары,

Күккә ашкан биек-биек йортлар?

Безгә карап бәхет юрагандай

Күз кысышкан аллы-гөлле утлар?


Икәүләшеп очып уздык бугай

Иксез-чиксез озын урамнарны.

Җаныбызны, җылы өермәдәй,

Бары шатлык, шатлык урап алды.


Исеңдәме, яңгыр яуган иде,

Җитәкләшеп, гөрләвекләр кичтек?

Бөтен Казан карап торган чакта,

Алдыбызга күктән йолдыз төште.


Кулларымны, алып кулларыңа,

Йолдыз йөзгән гөрләвектә юдың.

Кулым гына түгел, бөтен тәнем,

Җаным белән садә-чиста булдым.


Исеңдәме болар, исеңдәме?

Дәшмисең һич, димәк, төшенмисең.

Кичер, берүк, үзем генә белгән,

Үзем генә күргән төшем ич син!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх