Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 33

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Дога

Оглавление

Йолыгыз мине гөнаһтан,

Гөнаһсыз шигырьләрем.

Бу – минем ихлас йөрәктән

Соравым, гозерләвем.


Сәҗдәгә киткән шикелле

Тезләнәм кәгаземә.

Тик ул гына төшенә күк

Сагышым сәбәбенә.


И минем моңдаш шигырьләр,

Бар серем сездә генә.

Яшәү йөге авыр, авыр…

Кәгазем түзә менә.


Безнең гомер – чиксезлектә

Сызылып үтү генә…

Ак кәгазем, киткән чакта

Үткәнгә үкендермә.


Бу минем, китеп сәҗдәгә,

Ихластан гозерләвем:

Аралагыз гөнаһлардан,

Гөнаһсыз шигырьләрем!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх