Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 38

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Һавасыз

Оглавление

Мин бит сиңа һава кебек идем,

Хәлең ничек хәзер һавасыз?

Бардыр дустың,

     бардыр сердәшең дә,

Ә һаваның булмый яңасы.


Мин бит сиңа һава кебек кирәк,

Суламыйча ничек яшисең?

Тел тибрәтеп,

     «кил» дип дәшәр идең,

Миннән башка, беләм, ятим син.


Үз-үземә зур бәядер, бәлки?

Әллә сиңа шулай ышанам?

Уйны – уйга, җанны җанга ялгап,

Күңелемнән сиңа юл салам.


Тел тибрәтеп үзең чакырмагач,

Синең якка юллар өзек бит.

Үрсәләнеп сөрән салуым бу:

– Мин бит сиңа

     һава кебек! – дип.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх