Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 29

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Син

Оглавление

Сабыр савытларым тулган чакта

Чайпалдырмый тотып торучы – син.

Иләсләнеп, хисем кузгалганда,

Гаеп итми йотып торучы – син.


Эндәшмичә газап өстәүчем дә –

Тилмерепләр синнән сүз көткәндә.

Кытай диварыдай – ышанычлым,

Суга таянгандай – шик-шөбһәм дә.


Ни могҗиза – тоташ каршылык син…

Шул килеш тә – җанның иң түрендә!

Мин таянам сиңа таш дивар дип,

Рисвай итмә авып ил күзендә.


Һәм битараф кына була күрмә,

Тап үзеңдә сыендырыр көчне –

Үзең кебек тоташ кытыршылык,

Каршылыктан торган минем хисне.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх