Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 35

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Минем исем

Оглавление

Китәрсең дә югалырсың,

Күңел кырында бер гөл…


Усал шаярту

Китәрмен дә югалырмын,

Төшмәм хәтта исегезгә.

Телгә керсә төртелерсез

Минем кыен исемемә.


Һәр сүзегез тиеш чакта

Энҗе кебек тезелергә,

Ачуыгыз килер микән

Көрмәкләнгән телегезгә?


Таң гөлләре әзер чакта

Сезнең өчен өзелергә –

Минем исем… сезнең телне

Буйсындырмас үзегезгә…


Гөл чугыннан тамган чыкны

Киптерергә күзегездән

Кояш булып балкучыны

Сизмәссез дә күгегездә.


Күңел-кырда гөлләр чиксез…

Тезгән чакта түшегезгә

Китәрмен дә югалырмын,

Кермәм хәтта төшегезгә!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх