Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 15

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Син түгел

Оглавление

Эссе көндә сусап килдем,

Саф чишмәдер син дисәм,

Агуладың сиздермичә –

Чишмә түгелсең икән.


Ни өчен соң бөтен тәнем,

Җаным яралы дисәм,

Гөлчәчәк дип үрелгәнем

Шайтан таягы икән.


Күбәләк булып тереләм

Мин шайтан таягында.

Кайларга барып кунарга,

Кемнәргә таянырга?


Канатымда – җылы сулыш,

Син диеп тетрәп китсәм…

Назлый мине язгы кояш!

Юк, син түгелсең икән.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх