Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 17

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Күләгә

Оглавление

Канатланмый күңел, канатланмый.

Синең янда минем күләгәм,

Күрәсеңме, очып китә алмый,

Тик тирәңдә йөри үрмәләп?


Күләгәләр белән җайлыдыр ул,

Юк теләге, шашкын хисләре…

Синең күңел оча канатланып,

Минем күңел әллә нишләде.


Күләгәле күләгәләр булмый.

Икебезнең берсе чын кала.

Син очасың, янәшәңдә минме?

Юк, күләгәм бары чайкала.


Яратуның зурдыр бәяләре –

Җаннарыңны ярып түлә дә…

Хакларының шулмы хаклануы:

Үлгән җан да мескен күләгә?..


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх