Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 9

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Нәркисләр

Оглавление

Яз ямен күзләрдән яшергән

Кышымның тәрәзе бизәкле.

Күңелем күнгәндер, күрәсең,

Бизәкнең башкасы кирәкми.


Тик быел ашыкты нәркисләр –

Иртәрәк җанланды язлардан.

Арыну авыр шул алай да

Җаныңны каплаган бозлардан.


Наз иле яз ямен җибәргән –

Карашны нәркисләр иркәли.

Язларны зарыгып көтсәм дә,

Мәңгелек кышымнан китәлмим.


Өзелгән нәркисләр күп тормас –

Салкыннан тәрәзәм бозланган.

Әллә соң чыннан да җаныма

Җәйләргә чыгарга язмаган?


Уйларны чуалтты нәркисләр,

Зиһенне актарып ташлады:

Якты яз, нигә соң чәчәгең

Сагышым шикелле сап-сары?


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх