Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 13

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Төшләремә китәм

Оглавление

Төшләремә китәм, төшләремә…

Чынбарлыктан арган көннәрем бу.

Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,

Яктылыктан өмет өзгәнем бу.


Төшләремә китәм.

     Төшләремдә

Кемне күрсәм, шуның ачык җаны.

Мин үзем дә күз яшедәй чиста,

Анда сафлык, анда пакьлек бары.


Һич югында, төшләремдә димен

Чынга ашсын теләк-хыялларым.

Өнемдә мин беркайчан да алай

Тоташ ямьгә ия булалмамын.


Мин хыялый. Төшләремә китәм –

Күңелемне алдар төннәрем бу.

Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,

Көнгә төнне кушып үргәнем бу…


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх