Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 5
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Чык
ОглавлениеҮләннәрдә – таңгы чык,
Тар сукмакта – без икәү.
Чыланмыйча чыкларга
Ничек үтәргә икән?
Олы юлга чыгасың,
Тар сукмакта – мин генә.
Чыктагы таң нурлары
Сибелә күлмәгемә.
Чыландым, дим, монда – чык.
Ялгыш аңладың микән?
Ялгышканга сабышып,
Әллә алдадың микән?
Чакыргач чыгам, дисең,
Юк ла дәрья кичәсе.
Таң чыкларын аралап,
Минем якка күчәсең.
Тар сукмакта – икебез,
Таң чыгы көлә-көлә
Тәпиләрне чылата,
Юлыбызга сибелә.