Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 19
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Каршылык
ОглавлениеСин яшеннәр эзләп китеп бардың,
Карашыңда – яшен сурәте.
Хыялымны ияртмәгән өчен,
Болытларны килми күрәсем.
Яшеннәрдән ниләр көтәсеңдер,
Сызыла да үтә – бер мизгел!
Сабыр савытларым яңгыр юа,
Тамчылары инде йөз, меңдер.
Син яшеннәр эзләп йөргән чакта,
Болытлы көн – минем халәтем.
Мин бер мизгел түгел яшен кебек,
Мин яратмыйм яшен сурәтен.
Җылы биргән җир учагын сөям,
Син – яшенне. Ничек әрнетә!
Икебез дә утка гашыйк юкса,
Ике якта язмыш йөретә.