Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 4

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Дулкынланам?

Оглавление

Дулкынланам? Сиңа гына

Тоелгандыр шулай.

Тавышыңнан каушар өчен

Сәбәп тә юк болай.


Дулкынланам? Әйтер сүзем

Оныттырдың кебек.

Көтмәгәндә юлыкканга

Калдым, ахры, җебеп.


Дулкынланам? Менә кызык,

Идел кебек, имеш.

Язгы җилдән чайпалган чак

Инеш кенә килеш.


Синең тавыш давыл кебек –

Чайпалмаска өйрәт.

Ахрысы, хак: Идел кебек

Дулкынландым кинәт.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх