Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 7
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Яшь аралаш көлү
ОглавлениеСин бу җиргә яратырга түгел,
Яраттырыр өчен яралган.
Белеп торам, сиңа гашыйк булам
Өр-яңадан, тагын яңадан.
Җитми сиңа минем сөю генә,
Күпләр сөйсен, күккә ашырсын.
Күреп торып уйнак бу җаныңны
Яратуы шундый авыр соң!
Таһир өчен җанын кызганмаган
Зөһрә сыман үлсәм әгәр дә –
Сөенечтән күтәрелер идең
Күкләрдән дә биек мөнбәргә.
Яраттыру өчен җаның фида
Үз-үзеңне артык сөясең.
Зөһрә булып, синең өчен үлсәм,
Сөенечтән… син дә үләрсең!