Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 12

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Икәү

Оглавление

Мин – куз гына, күмер генә!

Дөрләп китәм, тик өр генә!

Ә син – салмак, тымызык су.

Мөмкинме соң безне кушу?


Мин талпынам, хыялланам,

Учак булып эчтән янам.

Синең күңел күлдәй тыныч,

Күлдәй тыныч һәм… куркыныч!


Тыныч күлнең суы тирән,

Уйга калган нинди сердән?

Керер идем – ут чакларым,

Сүндерерсең учакларым.


Мөмкинме соң безне кушу?

Мин – утлы куз, син – суык су…

Тик барыбер кушылырбыз,

Икәү бергә юк булырбыз.


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх