Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 20
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Һәлакәт
Оглавление«Син әйткәнсең, дип әйттеләр…
Сөйләгәннәр… сөйләде…» –
Сүз дулкының көймәбезне
Кыяларга терәде.
Кыяларга менеп булмый,
Юллар ябык диңгезгә,
Чоңгылларда, бата-калка,
Йомычка-көймә йөзә.
Чоңгыл йотар мизгел җиткән,
Һаман кага дулкының.
Каршы җилгә күкрәк куям,
Юк җавабым, юк тыным.
Әйтер сүзем алтын булса,
Эндәшмәвем – көмештер.
Икебезнең беребез хет
Җегет булу тиештер.