Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 11
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Песиле тал зары
ОглавлениеСу буенда тал үсә.
Башын киссәң, тагы үсә.
Халык җыры
Дулкын шавы иркәләсә безне,
Кирәк түгел урман, болын да.
Мин дә үстем Казансуга карап,
Бөдрәләрем чайкап суында.
Казансуны бозлар каплаганда,
Ташуларны көттем зарыгып.
Туңмасын дип, йомшак карлар яуды,
Чыбыкларга калды ягылып.
Песи кебек иркә бөреләрем
Табигатьтән күчкән наз иде.
Ямьнәреңне язга, җиргә биреп,
Мәңге шулай матур кал инде!
Булмады шул! Кешеләре кырыс,
Сөймәделәр җирем, суым кебек.
«Песиле тал!» диеп ымсындылар,
Бәгыремне таладылар килеп.
Башын киссәң, тагы үсә, имеш,
Кисмәделәр юкса башны гына…
Җәрәхәтле җаным агар инде
Казансуның ярсып ташуында.