Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 14

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Оя

Оглавление

Көннең бүген күңеле тулган –

Яшь коя да яшь коя.

Качар идем бу сагыштан –

Тапсагызчы бер оя!


Ул ояда якты булсын,

Оныттырсын болытны.

Югыйсә бүген үзем дә

Тискәрерәк холыклы.


Ул ояда җылы булсын

Күшеккән күңелемә.

Яшьле көнем үзе миңа

Теләсен иярергә.


Иярсен, әйдә, иярсен,

Керсен күркәм ояга,

Җылысында изрәсен дә

Оялсын яшь коярга.


Эзлик әле шундый оя,

Яктырсын бөтен дөнья!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх