Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 10

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Гөрләвек

Оглавление

Кояшның язгы нурлары

Кагылуга үрелеп,

Гөрләвек булып йөгерә

Таудагы кар иң элек.


Юлындагы бөтен карны

Уята да челтерәп,

Йөгерә генә – диңгезгә үк

Барып җитәргә теләп.


Тик төннәрен туңдыра да,

Боз челтәрли чит-читен.

Инешләр соңрак уяныр,

Беренче булу читен.


Иң беренче күзен ача

Таудан төшкән гөрләвек.

Кечкенәме?

     Йөрәгендә –

Ташкындагы егәрлек!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх