Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 8

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Каен җылысы

Оглавление

Яз килгән дә бусагадан узмый,

Кыш әлегә усал, куркыта.

Ап-ак каен бөреләргә тулган,

«Өшерменме?..» диеп ут йота.


Ак каеннар юлы ап-ак карлы,

Өсләрендә куян эзләре.

Шул эзләрне ашыгып исни-исни,

Төлке узып китте элгәре.


Чаңгы юллары да төзек әле,

Эремәгән, җиргә батмаган.

Ял көннәре җиткәч, чаңгычылар

Шуар әле тагын ак кардан.


Тик каеннар якынайта язны,

Каеннарның кайнар тәннәре:

Кәүсәләрен урап алган карның

Уелып кына төшкән мәлләре.


Тирәләре уйдык-уйдык үзән,

Бөреләр дә инде җылыныр.

Каен – кайнар! Ә кемгәдер бу яз

Үзе килгән төсле тоелыр!


Каен җылысы = Березовая весна

Подняться наверх