Читать книгу Каен җылысы = Березовая весна - Мөслимова Фәйрүзә - Страница 16
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Ничек яратыйм?
ОглавлениеАлып кердең таң-сарайга:
– Монда кал, – дидең, –
Мәхәббәтем, йөрәгемә
Шифа сал, – дидең.
Утка очкан күбәләктәй,
Шундый сөендем!
Ул чагында хыялымда
Гел син, син идең.
Шул сарайда яшим хәзер,
Йөрәктә – яра.
Минем сөю төсе булып,
Ал шәфәкъ яна.
Мәгарәңдә минем яшьлек
Сүрелеп бара.
Синең исә хыялыңда –
Иркенлек, дала.
Күңел тулы сагыш кына,
Ничек таратыйм?
– Яратмыйсың мине, – дисең,
Ничек яратыйм?