Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 1
ТӨЗҮЧЕДӘН
ОглавлениеКадерле укучым! Сиңа тәкъдим ителгән бу китапта язучы Фаил Шәфигуллинның бөтен шигъри мирасы туплап бирелде.
Ф. Шәфигуллин – әдәбиятка шагыйрь буларак килгән кеше. Х. Туфан әйткәнчә: «Әйтми калмаслык шигъри хисләре бар хәлдә…» Әмма тора-бара әдәбиятның проза агымы, бигрәк тә сатира-юмор өлкәсе җиңә төшеп, ул шигъри телле лирик новеллалар, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы юмористик хикәяләр, повестьлар язды. Ләкин шигырь язуыннан да туктамады. Тик ул аларны китап итеп чыгарырга өлгермәде.
Әлеге китапның беренче бүлегенә авторның «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) җыентыкларына кергән шигырьләре, поэмалары, «Яшьлегем тугае» дип исемләнгән икенче бүлектә исә үзе исән вакытта (вафатыннан соң да) газета-журналларда басылганнары, Татарстан язучыларының «Тынгысыз каләм» исемле шаян дивар гәҗите өчен язылган пародия, охшату, багышлау- лар, Әпкәли әкәмәтләре, шулай ук архивында сакланган шигъри фельетон, монтаж, баллада, тәрҗемә әсәрләре кертелде.
Ф. Шәфигуллин иҗади эшкә бик таләпчән кеше иде. Исән булса, икенче бүлеккә тупланган шигырьләрен, җырларын, баллада-поэмаларын ул кат-кат эшләр, эшкәртер, кайберләрен төшереп тә калдырыр иде. Әмма без, Фаил каләменнән тамган һәрнәрсәне кадерле күреп, халкына тәгаенләнгән әдәби мирас буларак, югалтмыйча укучыга җиткерүне кирәк дип таптык.
Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе