Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 3
Давыл кичкәндә
«Гашыйк» китабыннан
(1968 – 1969)
ОглавлениеГАСЫР УРТАСЫНДА
Хаклык, ирек өчен көрәшеп үлгән
Батырларга дәштем:
Сез нигезен салган илгә бүген
Хезмәт итә яшен;
Хезмәт итә кояш, җил, давыллар,
Таулар, ташкын сулар.
Россиядә хәзер ни теләсәң,
Ни теләсәң, шул бар!
Көмеш юллар сузыла Россиядән
Йолдызларга, айга.
Мондый куәт, мондый Бөек көчнең
Чыганагы кайда?
Күпме уйласам да, уйлар мине
Бер Кешегә илтә;
Бу көннәрне Аның партиясе
Китерде, дим, илгә!
Ак калалар, ГЭС, бакчалар – бар да
Аның изге фикере.
Ул тормышка үлмәс Прометей һәм
Данко булып керде.
Байтак гомер узган, ә шулай да
Һич сизелми ара:
Еллар үткән саен, Ленин безгә
Якыная бара.
ГАШЫЙК
Тормыш кадерле һәркемгә,
Барыбыз да гашыйк аңа.
Мәйданнарда, шуны раслап,
Мәңгелек утлар яна.
Һәрбер йөрәктә сөю бар,
Карасаң әгәр ачып.
Берәү – йолдызлы төннәргә,
Берәү кояшка гашыйк.
Берәү ярата кырларны,
Берәүне тарта таулар.
Ә берәүнең күңелендә
Мәңге дулкыннар шаулар.
Матурлыкны кем яратмас,
Ә син үзең, мәсәлән,
Әйтче, димсең бу тормышта
Ямь табасың нәрсәдән?
Үр менү дип, күкрәк каксам,
Сөям, дисәм давыллар.
Үрдә арып егылганым,
Давылда калганым бар.
Яратам дип шапырынсам
Әгәр утлы яшенне –
Яшен иң якын дустымны
Җир астына яшерде.
Болытларга карата да
Үпкәмне әйтим әле –
Боз сугып китте үткән җәй
Никадәр игеннәрне.
Аяз көннәрне сөям дип
Сөрән салу кирәкме? –
Дымга сусап яткан кырлар
Әрнетте бит йөрәкне.
Алайса, син сөясеңдер
Хезмәтне, димсең, шашып?
Юк, мин хезмәттән соң туган
Могҗизаларга гашыйк.
Диңгез төбенә төшмәсәң,
Энҗе-мәрҗәннәр эзләп,
«Яратам» дип әйтү белән
Ителәмени хезмәт?!
Саныйсыңдыр, бәлки, мине
Син бер җансыз юләргә.
Юк, дускаем, мин дә гашыйк,
Мин гашыйк җиңүләргә.
Авырлыкларын тормышның
Татып үз иңнәремдә,
Тормышны сөям дигәннәр
Сөю уята миндә.
МӘҢГЕЛЕК УТ
Тын мәлләрне, яралы кош төсле,
Әкрен-әкрен генә талпына.
Җил кузгалса, кинәт баш калкыта,
Иркен мәйданны да тарсына, –
Гүя, факел тотып, берәү чаба
Киләчәккә, еллар каршына.
«Уяу булыгыз, кешеләр!» дигән сүзләр
Уелып кала мәйдан ташына.
СИКСӘН ЯШЬЛЕК ТУКАЙ
Бертуктамый сайрый,
И сайрый ла…
Һаман сайрый тургай.
Сау, таза карт икән Толстойдай
Сиксән яшьлек Тукай.
Чәчләр генә азрак көмешләнгән,
Күзләр шул ук аның.
Бер атлый да туктап тыңлап тора
Тургай тавышларын.
«Нинди аяз, нинди зәңгәр күгең,
Нинди якты иртәң…
И туган җир, синме соң бу?» – диеп
Гаҗәпләнә микән?
Сөенә микән күреп һәр тарафта
Муллык ташыганын?
Танымый да микән әллә инде
Туган Кырлай ягын?
Узып барган бер малайга әнә:
«Балакаем, – ди ул. –
Кем җырлары анда ишетелә,
Әйтче, нинди көй ул?»
«Кайсы яктан соң син үзең, бабай,
Ай-һай, кара, кара…
Соң Тукайны юкмы ишеткәнең?» –
Диеп көлә бала.
Әллә көлә шул мәл, әллә елый
Сиксән яшьлек Тукай.
Һаман коела җиргә гүзәл моңнар,
Һаман сайрый тургай.
«Җил-давыллы дәрьяларда…»
Җил-давыллы дәрьяларда
Бер ялгызың адашсаң,
Раслый күрмә күңелең шиген:
«Син ялгыз», – дип алдашса, –
Эзлиләр сине дусларың
Җилләр, давыллар аша.
Әсирлектә ялгыз калып,
Газапланган чагында
Әйтә күрмә: «Мин ялгыз», – дип,
Ватан синең яныңда.
Синең хакта якты җырлар
Туа туган ягыңда.
Туган илдә үлсәң әгәр,
«Мин ялгыз», – димә инде.
Туган илнең йомшак җиле
Көйләп йоклата сине;
Туган илнең йомшак җире
Кочып йоклата сине.
Ялгызлыктан суларсың ла,
Көярсең, янарсың ла,
Әгәр артык яфрак булсаң
Кешелек агачында,
Әгәр бер ялгызың калсаң
Кешеләр арасында.
«Төнге күктән атылып төште яшен…»
Төнге күктән атылып төште яшен,
Кылыч селтәп җәйге яңгырга.
Офыкларны иңләп тамырланды,
Теләп җиргә берегеп калырга.
Яндырды ул зифа наратларны,
Сылу каеннарны яндырды.
«Тик мин генә яшим, диде, җирдә,
Мин бит, диде, ялкын тамырлы».
Күк күкрәтеп көлде горур яшен,
Җир күкрәген телеп узганда.
Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,
Каберен генә тапты ул анда.
Илемә дә, утлы кылыч тотып,
Нинди генә яулар килмәде.
Бирсә бирде кабер ул аларга,
Яшәр өчен, мәйдан бирмәде.
БОЛАЙ ГЫНА КҮЗЛӘР ЙОМЫЛГАН
Лермонтовка
Карт шаһитлар булып,
Биштау белән Машук
Яшеренгәннәр әнә томанга.
…Бер ялгызы ташлык, сахра җирдә
Канга батып ята кем анда?
Нигә ялгыз,
Кайда туганнары,
Дус-ишләре аның кайда, сез?
Ник елыйсыз, җилләр?
Еламагыз,
Хәзер инде елау файдасыз.
Ярсып үпмә син дә аны, яңгыр;
Ах, ул сезгә сердәш иде шул…
Үлмәгәндер лә ул димсең яшен,
Йөзләрендә димсең якты нур.
Үлмәгән ул,
Әйе, үлмәгән ул, –
Үләме соң шундый олы җан?!
Үтерүчеләр үләр,
Ә ул… юк, юк!
Болай гына күзләр йомылган.
Хөрлек даулап типкән бунтарь йөрәк
Гүр йокысы белән йокламый.
Үлем нәрсә?!
Мең еллардан соң да
Үз баласын барыбер ил таный.
КӨТҮЧЕ ҖЫРЫ
Таллар утыра оеп,
Күңелем шундый боек,
Моңсу гына гөрләп ага су.
Үзем таяк сырлыйм,
Бер үк җырны җырлыйм:
«Синнән башка көннәр ямансу…»
Тагын шау-гөр килеп,
Ак халатлар киеп,
Дус-ишләрең төште җәйләүгә.
Сыерларың сине
Юксынмыйлар инде,
Юксынмыйлар инде, Зөбәйдә.
Ә мин юксынам шул,
Кояш юк сыман ул,
Җуйсаң әгәр яшьлек дустыңны.
Аш түгел лә ашым,
Йөрим ялгыз башым,
Җаннарыма минем юк тынгы.
Моңсуланмыйм дисәм,
Нечкә таллар киссәм,
Күз алдымда гәүдәң сынлана.
Мин еламыйм, иркәм,
Яфракларга чиртәм,
Тик күзләрем генә дымлана.
«Мин саргаям, имеш, синең өчен…»
Мин саргаям, имеш, синең өчен
Елыйм, имеш, көн-төн, беткән көчем,
Коңгырт күзле кызый.
Гайбәтләргә берүк ышана күрмә,
Минем юлым илтә һаман үргә,
Коңгырт күзле кызый.
Һаман бунтарь әле минем йөрәк,
Аңа һаман биеклекләр кирәк,
Коңгырт күзле кызый.
Сөю көтми, сине көтми күңел,
Тик син булгач, үргә менү җиңел,
Коңгырт күзле кызый.
Син яшәгәч җирдә, тау күтәрәм,
Йолдыз ясыйм төнге яшеннәрдән,
Коңгырт күзле кызый.
Сөюем өчен сине өзелеп-өзелеп,
Бирдең, ахры, миңа үлемсезлек,
Коңгырт күзле кызый…
ЭШ КОТКАРА
Нишләр идем эш булмаса –
Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса –
Эш коткара.
Рәнҗетелгәч бер хаксызга –
Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә –
Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге
Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам,
Эш коткара.
«Аяк тавышы беткәч тирә-якта…»
Аяк тавышы беткәч тирә-якта,
Томан сарылып яткач кыяга,
Кара шәлен ябынып кача-поса,
Упкын читенә килде Хыянәт.
Карап торды озак аргы якка,
Тау сукмагы бушмы, янәсе;
Кичү уртасында каршы очрап,
Бер юньсезе китереп бирмәсме?..
Ах, чынлап та, анда бер карамчык…
Селкенеп тә куйды ул менә.
Тауда чагылып, шулай үз шәүләсе
Күренә иде Хыянәт күзенә.
Хыянәт, шүрләп: «Тугрылык бу, диде,
Шул рәхимсез килә каршыма!..»
Итәк-җиңен җыйнады да ашыгып
Качып китте таулар артына.
УНҖИДЕДӘ
Куркам, дисең, синең күзләрдән,
Үзгәргән син, дисең, үзгәргән.
Күңелләрең мине ник сөйде? –
Миңа, дисең, фәкать унҗиде.
Урау юллар, еллар үтсәм дә,
Сине эзләп зарыгып бетсәм дә, –
Хисләремнең иң-иң сафларын
Унҗидедә килеш сакладым.
ТАҢ АЛДЫ
(Этюд)
Көмеш керфекләрен чылатып,
Чулпан йолдыз суда коена.
Берәү уза, гармун чыңлатып, –
Үзәк өзгеч матур моңнар
Төн куенына кереп сыена.
Тибрәндереп бөдрә башларын,
Шыбырдашып куя тирәкләр.
Таң сылуы асылташларын,
Җем-җем иткән йөзек кашларын
Җиргә тезә башлый, сирәкләп.
ЯШЕН СУКТЫ
Шыксыз давыл, җил-яңгырлар аша:
«Сөям», – дидем сиңа.
Болыт ачылып, шулчак көзге күктән
Кояш көлде миңа.
Салкын бураннарда: «Сөям, дидем,
Сине генә һаман».
Зәңгәр күзле япь-яшь умырзая
Шытып чыкты кардан.
«Җаным, – дидем, язын мин чит кызга, –
Карашларың утлы…»
Ах,
Ник әйттем? –
Аяз көнне кинәт
Гүя яшен сукты…
МАЛАЙЛАР, ЕГЕТЛӘР…
Зур яфраклы кычытканнан курыкмагыз сез,
Әй малайлар.
Кычытканның энҗедәй вак яфраклысы –
Зәһәре бар.
Үзе назлы, үзе чибәр, үзе чагар,
Үзе көләр…
Гомерлек яр сайлаганда ялгышмагыз,
Әй егетләр.
ДИҢГЕЗ КҮРЕНЕШЛӘРЕ
Төн белән таң арасы
Айның көзгеләре кителә,
Аксыллана офык чите дә.
Палубага сарыла җил, елап,
Ерак әле, ай-һай, җир ерак.
Иртә
Кояш иренеп кенә су буйлый,
Исе китеп гүя, ул уйлый:
«Каян алган диңгез, тамаша,
Түше тулы тәңкә ләбаса».
Яз
Кыш гөлләре ак чәчәген койгач,
Диңгезгә дә күз сирпеде кояш.
Һаваларда болыт каурый-каурый,
Мамыкларын көмеш нурлар тарый.
Акчарлаклар төяп ага бозлар,
Салда гүя ак күлмәкле кызлар.
Бу киң сулар, зәңгәрләнеп иртән,
Җәй җилләрен зарыгып көтә микән?..
Давыл
Корабка ул кургаш ташлы
Таулар белән китереп орды.
Ә рульдә бит аңа каршы
Тик бер кеше басып торды.
Болытлы төн
Караңгы төснең юк бер чиге,
Әй, күңелсез булыр иде,
Кара бәрхет палубага,
Әрле-бирле чаба-чаба,
Җил сибеп йөрмәсә әгәр
Энҗеләр, гәрәбәләр.
Аяз көн
Кемдер суза озын моңлы көй,
Дулкыннарның агышы тын, салмак.
Көмеш нокта булып җемелди
Тик еракта ялгыз акчарлак.
Кояш
Уйнап туйгач, ахрысы, таң
Яшерергә оныткан:
Колач җитмәс зур алтын шар
Йөзеп чыкты офыктан.
Ераклык
Төнге давылдан соң диңгез тынган,
Киң офыкта әллә зәңгәр томан,
Әллә болыт шунда, әллә яр?..
Кораб аткан уктай тиз бара,
Якынаймый ләкин һич ара.