Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 15
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
МИКЛУХО-МАКЛАЙ
(Папуаслар җыры)
Оглавление«Яхшы ният белән килгән идең,
Маклай,
Чын күңелдән бүләк биргән идең,
Маклай,
Кулың биргән идең син безгә.
Исемең телдән-телгә йөртәбез без,
Синдәй яхшы дуслар көтәбез без,
Карый-карый зәңгәр диңгезгә.
Кара тәнлеләр дә үз илләрен
Ак тәнлеләр кебек сөяләр.
Ак тәнлеләр безгә кайчагында
Кара үлем төяп киләләр…»
Таныш түгел диңгез ярына
Таныш түгел дулкын кагыла.
Таныш түгел илдә
Таныш түгел телдә
Таныш түгел бер җыр агыла…