Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 20
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ДИҢГЕЗ, ДИҢГЕЗ…
ОглавлениеТаң
Кемнәрнеңдер яшерен куллары
Күккә сыза ялкын юллары.
Томшыгыдай алтын кошларның
Ялтырап китә мачта очлары.
Хәвеф килгәндә
Акчарлаклар ярга очты,
Дулкын шавы янау катыш.
Үксеп куйды корыч мачта,
Әйтерсең бер зәгыйфь камыш.
Давылдан соң
Җилкән интегә җилсез,
Баеп бара бакыр ай.
Изрәп йоклый чал диңгез,
Яудан кайткан батырдай.
Кояшлы көн
Кемдер суза озын моңлы көй,
Дулкыннарның агышы тын, салмак.
Көмеш нокта булып җемелди
Бик еракта ялгыз акчарлак.