Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 16
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ДАВЫЛ КИЧКӘНДӘ
ОглавлениеПалубада җил айкала,
Кораб суда чайкала.
Бераз гына коры урын,
Тын почмак булса кана.
Манма су бөтен киемнәр,
Аяклар салкын суда:
Җылыта, давыл кичкәндә,
Тик җирне сагыну гына.