Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 6

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Төнге күктән атылып төште яшен…»

Оглавление

Төнге күктән атылып төште яшен,

Кылыч селтәп җәйге яңгырга.

Офыкларны иңләп тамырланды,

Теләп җиргә берегеп калырга.


Яндырды ул зифа наратларны,

Сылу каеннарны яндырды.

«Тик мин генә яшим, диде, җирдә,

Мин бит, диде, ялкын тамырлы».


Күк күкрәтеп көлде горур яшен,

Җир күкрәген телеп узганда,

Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,

Каберен генә тапты ул анда.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх