Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 8

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ЗАВОД ҖЫРЫ

Оглавление

Тәрәзәләр цехта өй кадәрле

Берсе-берсе мәгәр.

Һава күренә гигант тәрәзәдән…

Фирүзәдәй зәңгәр.

Алтын чәчле башын җиз рамнарга,

Өлгеләргә куеп,

Кояш кызыгып карый кайчагында

Ут һәм тимер туен.

Без ясаган сабан төрәннәре

Әйтерсең лә көзге.

Шәһәр белән авыл арасында

Безнең яшьлек эзе.


Бу сабаннар ерак заманнарга

Буразналар сызар.

Станоклар шул турыда җырлый,

Ишетәсезме, дуслар.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх