Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 5
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
КОММУНИСТЛАР
ОглавлениеАдашасың, ялгышасың кайчагында,
Афәт килә, хәвеф килә, бәла килә.
Адашканда туры юлны күрсәтергә,
Әле ярый коммунистлар яши җирдә.
Дөньяда бар сатлык җаннар, мародёрлар,
Алар кулына калса әгәр, җирем нишләр?!
Фаш итәргә фашистларны, залимнәрне,
Әле ярый яши җирдә коммунистлар.
Кайлардадыр дөм кара төн, җил, гарасат,
Күңелләргә шом салып, тик яшен яшьни.
Кояш чыкмый калса яңа көн ясарга,
Әле ярый җирдә коммунистлар яши.